Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Йөз яшьлек баулылы Әминә апа: “Йөз күп түгел, аннары нишләрмен”

    --, 19 март 2018 - 14:07
    136
    0
    0

    Бүген Баулыда гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әминә Гарифуллинага йөз яшь тулды. Бер гасырлык гомер узган юбиляр белән аралашкач, аңа "әби" дип түгел, "апа" дип дәшү теләге туды. Аны өенә барып район башлыгы Рамил Гатиятуллин үзе тәбрик итте.

    - Әни, синең яныңа көткән кунакларың килде, монда төш әле, - дип чакырды йөзъяшәр әбине улы Сәлим. Ап-ак яулыгын матур итеп бәйләп, тиз-тиз атлап, икенче каттан беренче катка бер апа төште.

    Ә мин исә ишек төбендә басып торуымны дәвам итәм, йөз яшьлек, авырлык белән генә хәрәкәтләнүче әби күренгәнен көтәм.

    - Әйдә, кызым, уз, мин инде ул Әминә әбиең, - диде ак яулыклы апа. Әллә шаяртамы дип уйлап алдым хәтта. Юк икән, йөз яшен тутырган Әминә апа үзе мине әйдәләп диярлек зал бүлмәсенә алып керде.

    - Мин гомергә тиз булдым инде, балам, - диде ул миңа, каршы як диванга утырырга ымлап, һәм үзенең йөз еллык күңел дәфтәрен барлады. - Яшьрәк чакта да бөтен эшемне йөгереп диярлек эшли идем. Хәрәкәт итүне яратам.

    Әминә апа татар Кандызы авылында туып-үскән, гомере буе шунда яшәгән. Тормыш иптәше Рәхмәтулла белән илле елдан артык бергә тормыш иткәннәр. Тугыз балага гомер биргәннәр. Әминә апа ире Рәхмәтулланы ике тапкыр сугышка озатып, икесеннән дә көтеп алган.

    - Рәхмәтуллам фин сугышына киткәндә, мин икенче балам белән йөкле идем, - ди Әминә апа. Күзләрендәге яшь бөртекләрен күрсәтүдән кыенсынып булса кирәк, каядыр еракка төбәлеп сөйли ул. - Ничек озатып, ничек көтеп алуымны үзем генә беләм. Беренче сугыштан исән-сау кайткач, сөенгәннәремне күрсәгез! Балаларым ятим үсмәячәк, дип кабатлый-кабатлый, сөенечемнән елаганнарым әле дә истә. Тик шатлык озакка бармады шул, Бөек Ватан сугышына алып киттеләр.

    Бу сугышта Рәхмәттулла абый каты яралана, аягын югалта. Гарип калган һәм төшенкелеккә бирелгән иреннән бик борчулы хат алгач та югалып калмый Әминә апа.

    - Ничек булсаң да ярый, бөтенләй аяксыз булсаң да кайгырма, үзең исән кайт. Ике балабызны кочаклап түрдә генә утырырсың, бөтен эшне үзем карармын, тик үзең генә исән килеш кайта күр, дип хат язып салдым аңа, - ди Әминә апа.

    Сугыштан гарипләнеп кайткан Рәхмәтулла абый озак еллар мәктәптә балаларга белем бирә. Әминә апа сөйләве буенча, ул үзенең гарип икәнлеген бер тапкыр да телгә алмаган, кулыннан килгәненчә тырышып эшләгән, матур итеп яшәргә омтылган.

    - Ничек озак яшәмисең инде, ирем белән бер-беребезнең барлыгына сөенеп, яратышып яшәдек, балам, - ди Әминә апа. - Бөтен эшне бергә эшләдек. Аңа авыр булмасын дип, гел кырыенда булырга тырыштым. Гел маллар асрап яшәдек. Сарык яки башка мал чалганда да, ул миңа чалып бирә иде дә, калганын үзем эшләп бетерә идем. Бер эштән дә куркып тормадым - тубал белән ашлык та чәчтем, урак белән урдым да, җир сөрергә дә туры килде. Яшьрәк чакта мин бәйләгән көлтәләрне ир-атлар да сукрана-сукрана ташыйлар иде, имеш, Әминә бәйләгән көлтәләр күтәрерлек түгел.

    Әминә апа барысын да еллары белән яхшы хәтерләп, бәйнә-бәйнә сөйли. Авыр эш белән үткән яшьлек елларын да шаярып-көлеп кенә сөйләп ала ул.

    - Быел улым йортына күчеп яши башлаганга да өченче ел китте инде, Кандызымны бик сагынам, - ди ул, бераз моңсуланып. - Карт агачны күчереп утыртырга ярамаган кебек, мин дә монда күчкәч бераз авырып торам әле. Аннары монда эш тә бик юк бит. Барысы да әзер, йөрисе юк. Ә авылда мин бакчамда да эшли идем, пешереп тә ашый идем. Аллага шөкер, балаларым, бигрәк тә киленнәрем әйбәт булды.

    Әминә апа сөйләве буенча, озак яшәвенең сере гади. Ә Кандызны сагынуының тагын бер сере бар икән. Бу хакта тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: