Кадерлебез Илгиз Гыйниятуллинны юбилее белән котлыйбыз
Яңа Чүте авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Илгиз Шәйдулла улы ГЫЙНИЯТУЛЛИНны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш, тигез матур картлык телибез. Балаларының, оныкларының, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп, озак яшәргә язсын.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ходай әнкәй белән сиңа
Тигез гомер бирсен.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әткәй, көчең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәвия, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев