Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

90 яшен тутырган баулылы Сәхипямал апа: “Дөньяны яратып яшәргә кирәк!”

02 марта 2018, 13:19

1032

0

0

90 яшен тутырган баулылы Сәхипямал апа: “Дөньяны яратып яшәргә кирәк!”

Сәхипямал Илалетдин кызы Әхмәтгәрәева бүген, юбилее көнендә, иртән-иртүк торып итле бәлеш, бавырсаклар пешереп, балаларын, якыннарын каршы алды.

Сәхипямал апа 1928 елда Иске Чүте авылында унбер балалы гаиләдә икенче бала булып туган. Кызылъяр мәктәбендә җиде класс белем алгач, туган колхозында эшли башлый. 1949 елда Әлмәт егете Әбделвафага тормышка чыга. Алар 45 ел бергә матур гомер итеп, дүрт балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, Сәхипямал апага бала югалту кайгысын күрергә туры килә, тормыш иптәшен дә бакыйлыкта инде.

- Тормышта нинди генә авырлыклар күрсәң дә, тормышны, дөньяны, кешеләрне яратырга кирәк, - ди ветеран. - Мин үземне-үзем белә башлаганнан бирле, урманда җиләк, гөмбә, төрле шифалы үләннәр җыярга яратам. Җиләк вакыты җитсә, мине балалар ачулана башлыйлар, имеш, урманнан кайтып кермисең, диләр. Шулай шул, җиләгеннән соң гөмбәсен җыясы бит әле аның.

Сәхипямал апа барысына да җитешергә, өлгерергә тырыша. Яз җитсә, тәрәзә төпләрендә помидор, борыч, кәбестә үсентеләре утырта. Яз, җәй, көз айларында ишегалды тутырып чәчәкләр үстерергә дә ярата ул.

- Гомерем буе матурлыкка омтылдым. Сабыр, намуслы, тырыш булдым. Гаиләмне дә тәмле итеп ашатырга тырыштым, - ди Сәхипямал апа. - Тормыш иптәшем дә тырыш булды, без нинди генә вакытта да иттән өзелмәдек. Чөнки гаиләбез белән итле-шулпалы бәлеш яратабыз. Ял көннәреме, бәйрәмнәрме табынга бәлеш пешереп куярга яратам мин.

- Безнең Ямалыбыз кебек апалар сирәктер инде ул, - ди Сәхипямал апаның сеңлесе Җәүһәр Миннегәрәева .- Апаны бер-ике көн күрмәсәм дә юксына башлыйм. Телефоннан булса да сөйләшәбез. Унбер туганнан өчебез калдык. Бер сеңлебез ерактарак - Чаллыда яши.

- Без дустым белән 1976 елда шифаханәдә бер палатада ятканда танышкан идек. Менә шуннан соң кырык елдан артык безнең аерылышканыбыз юк инде, - ди юбилярның ахирәте Татар Кандызы авылыннан килгән Гөлсинә Усманова. - Сәхипямал апа миңа бер туганым кебек якын.

Бу көнне юбиляр Сәхипямал апа күп котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ветеран эшләп лаеклы ялга чыккан "Баулынефть" идарәсе ветераннар советы рәисе Чулпан Фаткуллин да килделәр. Алар ветеранга бүләкләр һәм матур традиция буенча ил башлыгының котлау хатын тапшырдылар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев