Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Салават Ибраһимовны юбилее белән котлыйбыз

02 марта 2018, 07:23

1020

0

0

Салават Ибраһимовны юбилее белән котлыйбыз

3 мартта Салават Зәйтүн улы ИБРАҺИМОВның олы гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, киявебез, дәү әтиебез! Сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Гаиләдә син хәстәрлекле, горурланырлык ир, әти һәм картатай, кадерле кияү! Хезмәтеңдә - белемле табиб. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз. Без сине гаиләбез белән хөрмәт итәбез.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза,

Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени,

Яшә, әйдә, тагын алтмышны.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөһрә, әбиең Әүфә, балаларың, киленең Рушания, киявең Марат, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев