Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәтләре мактауга лаек

07 октября 2011, 07:16

1475

0

0

Якшәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Бу көнне без көнне төнгә ялгап, алны-ялны белмичә җирдә эшләүчеләрне, икмәк үстерүчеләрне, табыннарыбызны ит, сөт һәм башка туклану ризыклары белән тәэмин итүчеләрне тәбриклибез.
Узган елгы аномаль корылыкка да карамастан, Баулы районының авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәре терлекләрнең баш санын саклап кала алдылар, чәчү кампаниясен уңышлы үткәрделәр. Быелгы һава шартлары аграрийларга бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан югары уңыш алырга мөмкинлек бирде. Районыбыз игенчеләре 80 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдылар, уртача уңыш гектарыннан 28,2 центнер тәшкил итте. Тупас һәм сусыл азыклардан елъярымлык запас тупланды, ул район буенча һәр шартлы баш терлеккә 41,8 центнер тәшкил итә. Ферма хезмәтчәннәре тарафыннан 13 мең тоннадан артык сөт, 1,5 мең тонна ит җитештерелде. Товарлыклы-сөтчелек фермалары хезмәт коллективларының намуслы хезмәтләрен дә билгеләп үтәсе килә, алар терлекләрнең баш санын саклап калуга гына түгел, ә аларны арттыруга да ирештеләр.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре! Үз иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтем-не белдерәм. Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез олы хөрмәткә лаек, шуңа күрә без сезнең алда баш иябез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга муллык-бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулы булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев