Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сәнгать сөйгән Баулы ветераны олуг юбилеен каршы алды

10 января 2018, 12:00

890

0

0

Сәнгать сөйгән Баулы ветераны олуг юбилеен каршы алды

Фатыйма Фәтхулла кызы Исергәп авылында дөньяга аваз сала. 1950нче елда Баулы егете Әбүбәкерне очрата, яшьләр тату гаилә коралар. Бер ул, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормыш арбасын бергәләп 60 елдан артык тарталар. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы биш ел элекдөнья куйган. Фатыйма апа пенсиягә чыкканчы хәрбиләштерелгән сакта эшләгән.

- Әниебез безне матурлыкны күрергә, табигатьне сөяргә өйрәтте, -сөйләде Октябрьский шәһәрендә яшәүче кызы Саймә Выдренкова. -Китап укырга, әдәбиятне, сәнгатьне үз итәргә дә әниебез өйрәтте. Без үскәндә әти-әниебез безгә кичләрен чиратлашып хикәяләр, повестьлар, хәтта зур романнар укыйлар иде. Почтальон безгә гәзит-журналларны да кочак-кочак китерә иде. Балачакта якшәмбе көнне, бар эшләрне тизрәк бетереп, радиодан спектакль тыңларга тезелешеп утыра идек.

Бүгенге көндә Фатыйма әби кызы Фәния тәрбиясендә яши. Барлык балалары, ун оныгы, унөч оныкчыклары да гаиләләренең иң хөрмәтле кешесе - ак яулыклы әбиләренең һәрвакыт хәлен белеп торалар.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Ринат Хәмиуллин килде. Ул Фатыйма әбигә президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме бүләк итте.

Айгөл Хөсәенова фотосы һәм Мөхәммәтвәлиевлар гаилә архивыннан

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев