Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

15 май — Халыкара гаилә көне.

15 мая 2020, 08:59

1351

0

0

15  май — Халыкара гаилә көне.

15 майда – табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки  бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык.

Хөрмәтле баулылар! Ихлас күңелебездән сезне Гаилә бәйрәме тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга, туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык, бер-берегезгә мәхәббәт, ышаныч телибез.

"Баулы-информ" коллективы

 

Фото: http://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев