Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ВДВ көне – гайрәтле егетләр бәйрәме

01 августа 2012, 06:32

1162

0

0

Әлеге элиталы гаскәр төре башкалардан аеруча яхшы хәзерлеге һәм зәңгәр күккә "якынлыгы" белән аерыла. Бу бәйрәмнең тарихы да ерак 1930 елның 2 августында парашют белән үрнәк сикерүдән башланган бит.

Ел да Россия шәһәрләрендә зәңгәр беретлар бу бәйрәмне шау-шулы итеп үткәрәләр. Башка бер гаскәр төренең дә андый традициясе юк. Ун ел элек Россия армиясендә хезмәт итеп кайткан Рамил Мөхәммәтҗанов сүзләре буенча, бу десантчыларның аеруча бердәмлеге белән бәйле.

- Ике ел хезмәт итү дәверендә гомер буы искә алырлык тәэсирләр алдым. ВДВда хезмәт итү балачак хыялым иде, мин аңа әзерләндем, көрәш, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Парашют белән иң беренче сикерү онытылмаслык булды. Без аңа ике ай буе әзерләндек. Беренче тапкыр сикерү куркыныч, диләр. Беренчесе куркыныч түгел аның, сине алда ни көткәнен белмисең бит әле ул вакытта, - дип, елмаеп искә ала Рамил.

Ул җиде ай ярым Чечен республикасында хезмәт иткән, юлларны миналардан чистартуда, чик буен саклауда, боевикларны юк итүдә катнашкан. Рамил үз төркеменнән барысының да исән-сау кайтуына шат, чөнки анда мәңгелеккә ятып калучылар да бар. Шул чакны рухы сынудан аны ВДВда алган яхшы хәзерлеге генә түгел, ә якыннарының акыллы киңәшләре дә саклап калган. Хәрби хезмәткә киткәндә аңа: "Нык бул, алтын урталыкны сакла - үзеңне кимсетергә бирмә, башкаларны да рәнҗетмә", - дигәннәр.

Армиядә алган чыныгуы Рамилгә хәзерге тормышында бик еш ярдәмгә килә. Ул Баулы эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сагында взвод командиры булып эшли. Ә август башы аның өчен аеруча кадерле вакыт - Армиядәге иптәшләре белән очрашу, тормыш дәресләре алган, чын ир-егетләргә әверелгән чорны искә алу вакыты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев