Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме

01 мая 2022, 08:00

1753

0

0

1 Май  - Яз  һәм Хезмәт бәйрәме

Кадерле баулылар!

Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Беренче май – көндәлек хезмәтләре белән район, республика һәм илебез киләчәген булдыруга өлеш кертүче хезмәт ияләре бәйрәме. Ул, тынычлык һәм хезмәт бердәмлеген символлаштырып, ватаныбызның тарихи үткәненә һәм уңай үзгәрешләргә катнашы булуы белән кадерле. Бу бәйрәм үзеңнең хокукларыңны һәм мөмкинлекләреңне тулы көченә тормышка ашырырга теләк һәм киләсе көннәргә өмет уята.

Районыбызда тырыш кешеләр яши. Эшчәнлегебезнең барлык тармакларында да аерым уңышларыбыз бар. Язның матур бу көнендә мин бөтен көчен, белемен, талантын районыбыз¬ны үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызга олуг хөрмәтемне белдерәм. Төрле тармакларда эшләүче барлык хезмәтчәннәргә рәхмәтемне җиткерәм.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр, тотрыклы тормыш һәм тынычлык телим! Бу көн һәр кешегә бәйрәм кәефе, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм иминлек алып килсен!

Ильяс ГОЗӘЕРОВ,

Баулы районы администрациясе башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев